Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Үзебезгә зарар китерәбез

Мөселман кешесе гомере буе изгелек кылырга тырышырга тиеш, кызганычка, белеп тә, белмичә дә хаталар да кылабыз. Гөнаһлы бәндәләр булсак та, Аллаһ безгә гөнаһларыбызны гафу итүче сәбәпләрен күрсәтә.

«Әйт минем колларыма, әй, минем бәндәләрем,  сез үзегезгә гөнаһларыгыз белән зарар китерәсез», «Әй, үзләренә зарар китергән бәндәләрем, Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез», – ди. Дөреслектә Аллаһ бөтен гөнаһларны кичерүче, ярлыкаучы. Дөреслектә Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.

«Һәрбер кеше гөнаһ кыла» (Тирмизи, Ибн Мәҗә). Иң хәерле кешеләр – тәүбә кылучылар. Әлбәттә, шушы гөнаһларыбызны юкка чыгаручы, сөртүче, чистартучы сәбәпләр дә бар: «Аллаһка тәүбә кылыгыз, кайтыгыз Аллаһка һәм аңа буйсыныгыз. Газап килгәнчегә кадәр тәүбә кылыгыз, чөнки газап башланса, сезгә беркем булышмаячак». Тәүбә чын ихластан, чын йөрәктән чыгарга тиеш, шул очракта гына тәүбәбез гөнаһыбызның кичерелүенә сәбәп булачак. Калебсез генә, тел белән генә кылган тәүбә кабул булмый.

Тәүбә ул – үкенү. Әлеге гөнаһка кире кайтмаска үз-үзеңә вәгъдә бирәсең. Галимнәр ул гөнаһны эшләгәндә кемнеңдер хакына кергән булсаң, шул хакны кайтару тиешле дип өйрәтә.

Тәүбә ул – истигъфар: «Әстәгъфируллаһ» дип әйтү. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу сүзне көненә 70, хәтта 100 тапкыр әйтә торган булган. Без дә гадәтләнсәк иде. Авыр сүз дә түгел, әйтергә озак вакыт та кирәкми. Күңел итү дә җитә.

Тәүбә ул – хәерле, изге гамәлләр кылу. Яхшы гамәлләр начар гамәлләрне юкка чыгара.

Гөнаһлар кичерелүдә тагын бер шарт – тәнебезгәме, күңелебезгәме авырлык килү. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Мөселманга нәрсә генә булмасын (нинди генә авырлык булмасын), ул аның өчен гөнаһлар кичерелүенә бер сәбәп. Берәр кайгы-хәсрәт булса да, мөселман кешенсенең күңелендә авырлык булса да, яки энә чәнечсә дә гөнаһ кичерелүенә бер сәбәп».

erid: 2VtzqwTSgT9

Тагын бер шарт, сәбәп – җомга көнне госел алу. Әбу Хурайра (р.г.): «Кем җомга көнне тулысынча госел алса, шуннан соң җомгага килсә... намаз укыса, аның җомга белән җомга арасындагы гөнаһлары кичерелә». Шулай ук биш вакыт намаз үз араларындагы гөнаһларны юып бара (олы гөнаһлардан саклансаң).

Әлһәмдулилләһ, Аллаһ безгә шундый мөмкинлек бирде: Үзенең йортына җыйналып, Аны искә алырга, Аңа ялварып дога кылырга һәм болар да безнең гөнаһларыбызның кичерелүенә сәбәп булып тора. Иман китереп, Коръән белән гамәл кылган хак мөэминнәргә ахирәттә ярлыкау һәм олуг нигъмәтләр булачак.

 

 

Рамил Гыйльманов,

Балтач бистәсенең «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9