Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зиратта Корьән аятьләрен утырып тыңлау мәҗбүриме?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Зиратка баргач, мәетне гүргә иңдереп, күмгәннән соң, Корьән аятьләре, догалар укыла. Шушы вакыт эчендә озатырга килгән кешеләр, утырырга урын булмаганлыктан, азаплана-азаплана чүгәләп, озак кына утыралар. Әйткәннәре бар, күпләре, бу кайчан бетәр, инде дигән уй белән дә утырабыз, дип. Корьән аятьләре укыганда утырып тыңлау мәҗбүриме, әллә инде аяк өсте тыңласаң да ярыймы, гөнаһ булмыймы?

 

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

 

– Кешене соңгы юлга озатканда зиратка бару, кабер казышу, мәетне гүргә иңдерүдә, күмүдә катнашу, булышу һәм бигрәк тә дога кылу – бу мөселман кеше өстендәге бурыч булып тора. Әлбәттә, Коръән укыганда утырабыз, чүгәлибез, бу әдәп. Әгәр дә кешегә, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә кыен икән, бу очракта басып торуда гөнаһ юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B