Ильмира Нәгыймованың энесе МХОдан кайткан
Ильмира Нәгыймованың энесе махсус хәрби операция зонасыннан кайткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә сөйли. Җырчының энесе ялга туган якларына юл алган.
— Бик арган, без монда мул тормышыбызга да зарланып ятабыз әле, — ди җырчы.
Җырчының әти-әниләренә илне яклаучы ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хаты һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүченең анасы медале дә бирелгән.
Гаиләсе белән уртак фото урнаштырып: «5 баладан өчәү генә калдык», — дип язган җырчы.
Ильмира Нәгыймованың апасы фаҗигале төстә һәлак булган. Абыйсы коронавирустан 2022 елда 36 яшендә вафат булды. Сеңлесенең йөрәгендә кардиостимулятор тора. Энесе махсус хәрби операция катнашучысы.
Нет комментариев