Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Алсу — Азат Фазлыевларның улы Ильяс халыкны шаккатырган

Ул өйдә булганда шундый рәхәт! Ни генә пешерми бит ул! Горурлыгыбыз!

Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы Ильяс "подписчикларын икеләтә шаккатырган: тәмле итеп ашарга пешерә белүе һәм искиткеч матур татарча сөйләшүе белән. Кулинария серләре белән кызыксынучы Ильяс социаль челтәрләрдә үзенең блогын ачып җибәргән, беренче рецептын төшереп урнаштырган.

Ильяcның блогы турында иң беренче булып әнисе яза:

«Ниһаять, Ильясның күптәнге хыялын чынга ашыра башлыйбыз бугай, дуслар.

Барыгыз да Ильясның ашарга пешерергә ничек яратканын беләсез. Аның үзенең шундый кечкенә генә рубрикасын ачып җибәрәсе килгән иде. Менә әкренләп тотынабыз.

Ул өйдә булганда шундый рәхәт! Ни генә пешерми бит ул! Горурлыгыбыз!

Менә сезгә дә тәкъдим итәбез, ләкин алда әле тагын уйлап бетерәсе моментлар бар. Беренче „пробный“ формат видео сезгә! Ничек? Дәвам итәбезме?» — дип яза Алсу Фазлыева үзенең сәхифәсендә.

Сәхнәдәш дуслары һәм язылучыларын, иң беренче чиратта, Ильясның матур итеп татарча сөйләшүе таң калдырган. Комментарийлар да шул хакта:

«Ильяс, син зур молодец! Татар телен үстерү өчен эшлисең! Бәлки, кайбер балалар сине карап, синең кебек матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнерләр. Синең сөйләгәнне тыңлап, рецептны да истә калдырмаганмын. Исем китте»;

«Әти-әнисенә рәхмәт, дөрес тәрбия бирәләр»;

«Ильясның татарча матур, ягымлы сөйләменә сокланып, видеоны берничә кат карарга туры килде. Тагын яңа видеолар көтәбез»;

«Афәрин! Менә бит, татарча сөйләп тә нинди файдалы контент эшләргә мөмкин»;

«Татарча сөйләме йөрәккә май булып ятты. Күп җырчыларның балалары татарча ике сүз бәйләп әйтә алмый», — дип язалар аңа.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев