Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Алсу Фазлыева: «Зифа гел бер телдә генә сөйләшә башлагач, аның теле уңайланып, ачылып китте, шөкер»

Милләтне безнең генә балалар саклый алмый, аны без барыбыз да сакларга тиеш...

«Кешенең сүзнең нәрсә турында баруын да белмичә, Аллаһның исемен кушып, бөтен публикага синең исемеңне пычратып язуы турында әйтеп узасым килә, бигрәк тә Зифабыз турында», дип яза райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева.

Кызыбызның ни өчен рус телендә сөйләшкәнен бераз гына аңлатып узасым килә хәзер. Бала туып, күпмедер вакыт узганнан соң, аның бит инде теле ачылырга тиеш, әмма Зифаның теле ачылмый торды. Шуннан соң, без бик күп белгечләргә йөри башладык, кайсына барма, бала белән ни телдә сөйләшәсез дип сорау яудырдылар иде. Татар телендә сөйләшәбез дип җавап кайтара килдек гел. Ә балалар бакчасында, кызганыч, рус телендә дигәч, менә балагызның теле ачылмауның бер сәбәбе - ике телдә сөйләшү диделәр. Әгәр якын арада теле ачылуын телисез икән, бер генә телдә сөйләшергә дип әйттеләр. Балалар бакчасында яшьтәшләре белән күбрәк рус телендә сөйләшкәч, рус теле калды. Өйдә, әлбәттә, татар телендә сөйләшәбез. Һәм, чыннан да, берникадәр вакыт эчендә, Зифа гел бер телдә генә сөйләшә башлагач, аның теле уңайланып, ачылып китте, шөкер. Үзегез дә күрәсез, аралаша.

Ә менә инде безне белер-белмәс кешенең безне гаепләп, алар бит милләткә хезмәт итүчеләр үзләре үк русча сөйләшәләр дип гаделсез бәя бирү - дөрес түгел. Башта белергә кирәк, ни өчен татар була торып, шулай рус телендә сөйләшкәнне, ул бит сәбәпсез түгел, ә сәламәтлек белән бәйле булганга күрә эшләнгән!

Татар милләтенә хезмәт итүче болар рус телендә сөйләшеп утыралар диләр... Беләсезме, милләткә хезмәт итүчеләр без генә булырга тиеш түгел, без бердәм булып хезмәт куярга тиеш һәм милләт үзе дә! Сез дә, сезнең балалар да, чиста сөйләшергә тиеш. Без дә өлеш кертмибез түгел, Аллаһка шөкер, 2 улыбыз татар телен камил белә, татар гимназиясендә белем алалар. Икенче улыбыз Ильяс «Апуш» татар театры балалар түгәрәгенә йөри, татар телендә блогын алып бара, тырыша, кулинар тапшырулар төшерә. Аны да башкалар да үрнәк алсыннар әле, татарча сөйләшсеннәр дигән теләк белән дә төшерәбез.

Милләтне безнең генә балалар саклый алмый, аны без барыбыз да сакларга тиеш. Иманым камил, менә моны язып утыручыларның балалары саф татар телен белә микән әле, бу бик зур сорау калдыра. Ә кеше алдында, белми кешегә гаеп тагып язып утыру... Моны мин бернинди сүз белән дә аңлата алмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев