Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Алсу Фазлыева: «Бәхет эзләп киткәннәрдер инде...»

Минем максатым – әтиемнең абыйларын күрү, әби-бабам (әтинең үги әтисе) өчен дога кылу

Ул ерак төбәктә җирләнгән әби-бабаларының каберләрен барып күрергә булган, дип яза  Кызыл таң. 

«Дуслар, мин инде берничә көн шатланам һәм дулкынланам. Минем миссиям һәм хыялым чынга ашты. Яңа елда мин ел дәвамында эшләргә тиешле эшләремне язам. 25-30 теләк. Инде ике ел рәттән алар арасында әтием ягыннан әби-бабамның каберләрен зиярәт кылу теләге дә бар иде.

Алар янында бер тапкыр да булганым юк. Үзләре безнең янга кунакка кайтып йөрде. Юлга кузгалыр алдыннан бик күп уйландым, елап та алдым. Нигә алар туган якларыннан шулай еракларга китте икән? Бәхет эзләп киткәннәр инде. Кызганычка каршы, каберләре дә туган якларыбызда түгел, чит-ят җирләрдә. Ә ике уллары, әтиемнең абыйлары, Омскида яши.

Минем максатым – әтиемнең абыйларын күрү, әби-бабам (әтинең үги әтисе) өчен дога кылу. Бу бик күптәнге теләк. Һәм менә Аллаһы Тәгалә миңа шундый мөмкинлек бирде. Мин   билет сатып алып, үзем генә Омскига юл тоттым. Әбием гомер буе яшәгән якларга», – дип яза Алсу.
 

Фото: социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев