Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Азамат вафат булган

Азамат 2 атна комада булды, ләкин табибларның тырышлыкларына карамый, аның организмы чыдый алмаган. Ул безнең арабыздан китте

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче егет Азамат Заһиров вафат булган. Ул туган авылы – Башкортстанның Борай авылында булган. Биюче какы ашап агуланган һәм комага киткән, кире аңына килә алмаган. Кайгылы хәбәр белән Ришат Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты, дип яза Интертат.

«Бүген безнең йөрәкләребез авыртудан өзелә. Коллегабыз, дустыбыз, талантлы биюче Азамат вафат. Күптән түгел ул үзенең туган ягы – Борай авылына кайтып киткән иде, анда туганнарына булышкан, бакчада эшләгән. Ул урамда какы җыйган, ә якында гына урнашкан колхоз үз кырларын төрле химикатлар белән эшкәрткән булган. Җил әлеге химикатларны төрле якка таратып, барлык үләннәр дә агулы булган.

Азамат бик каты агуланган. Берничә көн үзен начар хис иткән, температурасы күтәрелгән. Аны больницага алып киткәннәр. Табиблар соңга кадәр аның тормышы өчен көрәшкән. Без аны коткарырга тырышкан, өметләнгән, ярдәм иткән һәрбер кешегә рәхмәтле.

Азамат 2 атна комада булды, ләкин табибларның тырышлыкларына карамый, аның организмы чыдый алмаган. Ул безнең арабыздан китте.

Азамат безнең төркемебезнең йөрәге һәм горурлыгы иде. Мин белгән якты, мәрхәмәтле, самими кешеләрнең берсе. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы безнең белән мәңге калачак. Урының оҗмахта булсын, Азамат. Барлык туганнарының, дусларының, якыннарының кайгысын уртаклашам», – дип язган Ришат Төхвәтуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев