Балтачлылар милли музыкаль премия лауреатлары!
Эстрада йолдызлары

Балтачлылар милли музыкаль премия лауреатлары!

31 артист «Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» премиясенә лаек булды, алар арасында балтычлылар да бар

«Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» XIII Милли музыкаль премиясе тантанасы узды.

31 артист «Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» премиясенә лаек булды. 

 Тантанада якташларыбыз — шагыйрә Гөлинә Шәйхи «Моңайма» җыры өчен, бик күп җырлар авторы Куныр авылында туып үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Ситдикова Ризидә Нуретдин кызы «Кабат гашыйк» җыры өчен, җырчылар Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйлфанова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреатлары булып танылдылар. Котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев