Чукрак һәм сукыр хатын белән яшәве уңайлыдыр
Эстрада йолдызлары

Чукрак һәм сукыр хатын белән яшәве уңайлыдыр

Данир Сабиров хатынын хастаханәгә илтергә мәҗбүр булган

Популяр җырчы һәм юмор остасы Данир Сабиров хатыны – блогер Миләүшә Сабированы, колагы начар ишетә башлау сәбәпле, ашыгыч ярдәм хезмәтенә алып килгән. Бу хакта «Ватаным Татарстан» яза.

– Данир белән ашарга кердек. Ул миңа нәрсәдер әйтә, ә мин ишетмим. Сул колагыма су кергән сыман. Ирем, түзмәде, мине “неотложкага” алып китте. Чукраклануымнан курка. Ходай күрсәтмәсен инде... Хастаханәгә йөрергә яратмыйм, куркам хәтта, әмма мине мәҗбүр итәләр, – дип билгеләп үткән Миләүшә.

– Бер карасаң, чукрак һәм сукыр хатын белән яшәве уңайлыдыр, әмма бик кирәкне дә ишетмәве – бер бәла инде, – дип шаярткан артист. Табибка күренгәннән соң Миләүшә начар ишетүенең колак сагызы җыелуга бәйле булуын аңлаган.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев