Волейбол уйнаганда Данир аркасын авырттырган
Танылган юмор остасы, артист Данир Сабиров белән күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта аның хатыны телеграм каналында сөйләде, дип яза Ватаным Татарстан.
Видеода Данирны бер ир-атның коляскада этеп баруын күрергә була. Моңа хатыны ачыклып кертеп:
– Волейбол уйнаганда Данир аркасын авырттырган, хәзер ул йөри алмый, менә шулай коляскада гына. Үзегезне саклагыз. Әлегә берни булышмый – укол кададык, дару эчте, – ди.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев