Фирдүс Тямаев: “Сезнең ни эшегез бар соң?”
Эстрада йолдызлары

Фирдүс Тямаев: “Сезнең ни эшегез бар соң?”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка тамашачылар еш кына сорау юллый

 

Җырчыдан: “Ни өчен тормыш иптәшегез бизәнми? Үзен карамый?” – дигәннәр. Фирдүс, тормыш иптәше Резидә Әхмәтвәлиева белән бу сорауга ачыклык кертергә булган. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.

– Сезнең ни эшегез бар соң? Минем хатын шундый инде. Бизәнергә яратмый, ирен үстерергә яратмый. Без трендларга туры килмибездер инде. Үзегезнең кайгыртыгыз, җәмәгать. Кешенең тышкы кыяфәте турында сүз кузгату, гомумән, матур эш түгел,– ди Фирдүс. 

Бу сүзләргә тормыш иптәше Резидә дә кушылып:

 – Сәхнәгә бизәнгәнне дә кайтып тизрәк юып төшерәсе килә. Мин бизәнергә яратмыйм шул. Мин үземне карыйм, косметологка йөрим, кремнар сөртәм.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев