Клипта Балтач кызы, шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи дә катнашты
Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинованың, ниһаять, «Төшләремә керәсең» җырының клибы дөнья күрде.
Хәтерләсәгез, Илсөя шушы җырына клип төшерер өчен үзенә охшаган 100 кыз арасыннан иң-иңнәрен генә сайлап алды.
«Минем иҗатта мондый клип беренче әле. Клип төшергәндә үзем дә «Әстәгәфирулла» дип карап тордым. Прям үзем-үземә карыйм кебек. Прикольно килеп чыкты», дип яза ул үзенең Вконтакте битендә.
Бу клипта Балтач кызы Гөлинә Шәйхи катнашуы безнең өчен аеруча куанычлы.
Нет комментариев