Гөлсирин – Азат Абитовлар бик күңелсез хәлгә юлыккан
Күңелсез хәл җырчылар Мәсгут Имашевның зур юбилей концертында чыгыш ясаган чакта килеп чыккан
Иҗади пар Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар сәхнәдә чыгыш ясаганда күңелсез хәлгә юлыккан. Дуэт, җырларын башкарганда, Азатның микрофоны сүнгән. Иң сәере – бу инде беренче генә очрак түгел икән, дип яза «Интертат».
«Хәерлегә булсын инде, быел инде өченче концертыбызда, нәкъ без чыгыш ясаганда, микрофон сүнеп китә дә, бер микрофонга җырлап бетерәбез. Уфада, Чаллыда, хәзер менә Казанда. Чыкканда кабызып карап чыгарып җибәрделәр, югыйсә. Ярар, шулай язгандыр инде. Бераз гына каушатты», – дип сөйләде бу хакта үзенең постында Гөлсирин.
Әлеге хәл җырчылар Мәсгут Имашевның зур юбилей концертында чыгыш ясаган чакта килеп чыккан. Азат белән Гөлсирин Мәсгут Имашев һәм аның җәмәгате Фатыйма апаның гаилә гимны – «Гашыйклар тавы» җырын башкарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев