ИлГәрәй: “Беттем, дип уйладым...”
Җырчының тәне тулы күгәргән эзләр
– Ишегалдын каплаган навестан су үтә иде, шуны алмаштырырга һич кул җитмәде, гел гастрольдә бит. Быел чалган корбанга аш үткәрелмичә, өстебездә бурыч булып торуы да, гел күңелне тырнап торганга, башта аш үткәрдек, аннары шушы навесны ясарга керештек.
Энемне чакырдым, икәү эшләп ята идек, вакыт тыгыз булганга да ашыктыммы, баскыч шуып китеп, егылып төштем. 3 атна буе урыннан да тора алмадым, сәхнәгә бүтән менә алмам, дип тә уйлаган идем. Аллаһының рәхмәте белән табиблар дәвалый алдылар. Бер аягым бик нык бәрелгән иде – буйдан-буйга кап-кара “синяк” дигәндәй, койрык сөяге тирәсенә дә каты эләккән.
Ахырдан камерадан карадык, кемдер җиргә алып бәргән шикелле барып төшкәнмен. Концертларда күз тигәндер дидем, күз тию шулай итә, алып кына бәрә бәндәне. Мин бит анда 100 мәртәбә менеп, 100 мәртәбә йөгереп кенә төшкән кеше. Әллә соң Аллаһы Тәгалә кисәттеме, “ИлГәрәй ашыкма, барысы да үз җае белән булачак”, – дияргә теләдеме? – дип тә икеләнә җырчы.
Гөлнур Шәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев