Гаиләнең кайгысын уртаклашабыз!
Җырчы Ильмира Нәгыймова кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Аның бертуган энесе һәлак булган, дип яза «Интертат».
«Бертуган энем бүтән юк. Мәңгелеккә безнең йөрәктә. Безнең герой», – дип яза ул социаль челтәрдә.
Август аенда, бертуган энесе ярты ай элемтәгә чыкмый торгач, ул үзенең борчулары турында сөйләгән иде. Аннан соң җырчы, энесе белән турыдан-туры элемтәгә чыга алмаса да, исән-сау булуын хәбәр иткән иде.
Гаиләнең кайгысын уртаклашабыз!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев