Илсөя Бәдретдинова “прикольный” нәрсәгә әзерләнә: “Мин беләм, сез бар!”
Эстрада йолдызлары

Илсөя Бәдретдинова “прикольный” нәрсәгә әзерләнә: “Мин беләм, сез бар!”

«Клип төшерер өчен «двойник»ларымны эзлим. Мин беләм, сез бар!», ди җырчы

Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезоны алдыннан кызыклы белдерү белән чыкты.  Ул  клип төшерү өчен үзенең «игезәген» эзли, дип яза Ватаным Татарстан.  

«Клип төшерер өчен «двойник»ларымны эзлим. Мин беләм, сез бар! Кара чәчәләрегезне туздырып, иренегезне кызылга буяп, фото яки видеоларыгызны куйсагыз, мине билгеләсәгез, бик яхшы булыр иде. Кайдан икәнегезне, исем-фамилиягезне дә языгыз, яме.

Охшаган дип тапканнарын күрсәтеп барырмын. Әйдәгез, җәй көне бер «прикольный» әйбер эшләп алыйк», – дигән үзенә охшаган хатын-кызны эзләүче җырчы.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев