Илсөя Бәдретдинова белән аның төркемендәге Илнур Коләхмәтовның дуэтын халык яратып кабул итте
Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Коләхмәтов башкаруындагы «Арала бу газаптан», «Бәхет кошы», «Артыгын сорамыйм язмыштан», «Белмәдем», «Галия – Заһир», «Хыянәт» җырлары тамашачыларны «парлылар» булуына ышандыра алды, дип яза Интертат.
Шул хакта җырчыга уңайсыз сорау биргәннәр. «Сезгә Илнурның хатыны көнләмиме? Ир белән хатын кебек җырлыйсыз бит», – дип сораганнар.
«Илнурның хатыны Айгөл – үзе дә артист. Бик матур, акыллы, зирәк хатын! Без аның белән даими элемтәдә. Хәтта бу темага сөйләшмибез дә», – дип җавап биргән Илсөя Бәдретдинова кызыксынучыга.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев