Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов кызлары Таңсылу эстрададан китә?
Матур тавышлы, талантлы булса да, мәҗбүриләп җырлатып булмас
Кызлары Таңсылу белән бергәләп башкара торган «Калсын күңел яшь булып» җырын Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов дуэтка гына әйләндереп калдырганнар. Сәбәбе — Таңсылуның соңгы вакытта иҗат дөньясыннан бераз читләшүе.
«Таңсылуыбыз соңгы арада җырларга бик атлыгып тормый. Шуңа күрә бу җырыбызны дуэт итеп яздырдык. Матур тавышлы, талантлы булса да, мәҗбүриләп җырлатып булмас. Бәлки, соңрак теләге уяныр. Анысын вакыт күрсәтер», — дип аңлата моны Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә.
Таңсылуның музыка юнәлешендә укырга җае булса да, башка һөнәр сайлавы хакында сөйләгән иде. Аны Винера Ганиева да үз классына укырга чакырган булган, ләкин Таңсылу телләр өйрәнүне сайлаган дип яза Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев