Лилия Муллагалиева, ниһаять, Казанга кайтты
Эстрада йолдызлары

Лилия Муллагалиева, ниһаять, Казанга кайтты

Лилия ханым моны көтмәгән булса кирәк, елап ук җибәргән

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Санкт-Петербургта операция ясатты. Ул яман шеш белән көрәшә. Атна буе хастаханәдә ятканнан соң, ниһаять, ул Казанга кайткан, дип яза «Татар-тудей».

Җырчыны иң якын дуслары, туганнары, гаиләсе каршы алган. Алар арасында Айгөл Бариева, Раил Рамазанов та бар.

Лилия ханым моны көтмәгән булса кирәк, елап ук җибәргән. – Үземне Олимпиададан кайткан кебек хис итәм, — дигән җырчы.


Нет комментариев