Лилия Муллагалиевага операция булган
Эстрада йолдызлары

Лилия Муллагалиевага операция булган

Без исә Лилиянең сәламәтләнеп, гаиләсе янына әйләнеп кайтуын теләп калабыз

Җырчы Лилия Муллагалиева яман шеш белән көрәшүен хәбәр иткән идек. Кичә ул Санкт-Петербург шәһәрендәге хастаханәдә операция ясаткан. 

«Җәмәгать, бер видео гына ясыйм да телефонымны алып куям. Алайса минем телефоным шартлый. Барысы да әйбәт, ясадылар. 5 сәгать дәвам иткән операция. Тавышлар әлегә шулайрак. Мине реанимациядә диделәр. Барлык лимфаларны, калкансыман бизләрне алып аттылар. Табиблар шундый карарга килде. Иң мөһиме – яман шешне алып ташладылар», – диде җырчы.

Без исә Лилиянең сәламәтләнеп, гаиләсе янына әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев