Лилия Муллагалиева үзенә атап җыр яздыра
Җырның сүзләре Марс Хәфизовныкы, ә көен җырчы үзе иҗат иткән
Лилия Муллагалиева социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яңа җыр яздыруын күрсәтеп үтте. Видеога ул студиядә җырлаганын төшерелгән, дип яза Интертат.
Җырның сүзләре Марс Хәфизовныкы, ә көен җырчы үзе иҗат иткән. Баян һәм аранжировка өчен Рүзәл Зыятдинов җаваплы булган.
«Күңелем халәтенә туры килгән сүзләрне күзләрем күреп ала да, ул сүзләр көйгә салына. Әлеге җырым да күңелемнең бер боеккан чагында туды. Бу җырым – үземнең үземә эндәшүем кебек. Бу җырымны мин үземә атап җырлыйм! Марс Хәфизов сүзләре – «Юкка-барга йөрәк янмасын», – ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев