Миңнеханов мошенниклар корбаны булган
Эстрада йолдызлары

Миңнеханов мошенниклар корбаны булган

Бер миллионга алдаганнармы? Әллә ике, әллә өч миллионгамы?

Җырчы Салават Миңнеханов бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләгән, дип яза «Кызыл таң».

«Кайчан да булса мошенниклар тозагына эләгермен дип уйламаган идем. Чөнки мин - бик сак һәм супер игътибарлы кеше. Кызганычка каршы, эләктем һәм бер генә тапкыр да түгел.

Мин аңладым – бу чыгасы акчалар булгандыр… Ничек уйлыйсыз, мошенниклар аркасында мин күпме акчамнан колак кактым? 1, 2, әллә инде 3 миллионмы?» – дип сораган ул.

Сезнеңчә, Салават Миңнеханов шаяртамы, әллә чыннан да миллионнарыннан колак какканмы?

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев