Райондашыбыз, җырчыга охшау өчен, аның образын кабатлаган
«Дуслар, Ришат Төхвәтуллинга пародия күрсәткәннән соң, «Ирек, сиңа бит аның урынына гастрольләргә йөрсәң дә була, дип әйттегез. Әйе, дуслар! Ләкин имиджны бераз үзгәртергә булдым», – дип сөйли мәҗлесләр алып баручы, райондашыбыз, Смәел егете Ирек Фатыйхов. Бу хакта Интертат яза.
Ул, җырчыга охшау өчен, аның образын кабатлаган. Башында – бөдрә чәчле парик, өстендә күн куртка һәм аның башкаруында – халык яраткан «Мәтәүтамак» җыры.
«Ришат Төхвәтуллинны бик яраткан идегез менә тагын берәү!» – дип яза пародия остасы.
Фото: социаль челтәрдән
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев