Казанның Салмачы бистәсендә үз йортыбыз белән яши башлауга 3 ай тулды
— Ниһаять, машина йөртә башладым. Элек курка идем, гел Азатка таяндым. «Җитте, йөртүчең булудан туктыйм, мә «Мерседес»ны, үзең йөр», — диде Азат.
Хәзер шәһәрдә дә рәхәтләнеп йөрим. Авылга да кайтып киләм. Ике яңа җырга клип төшердек. Киләсе елның 7, 8 мартында Казанның «Уникс» концертлар залында тамашабызны күрсәтәбез.
Олы улыбыз Аяз — X, уртанчы улыбыз Ильяс VI сыйныфка китте. «Апуш» балалар студиясенә йөри. Ашарга пешерү белән мавыга. Социаль челтәрдә үз битен ачты, халыкка ошый.
Казанның Салмачы бистәсендә үз йортыбыз белән яши башлауга 3 ай тулды. Бик рәхәт икән. Саф һава сулыйбыз.Тиздән Төркиягә җыенабыз. Эше дә, ялы да бергә булачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев