Гөлинә яңа вазифасында да иҗатны дәвам итәргә һәм яңа проектлар белән таныштырырга ниятли
Райондашыбыз Гөлинә Шәйхи «Китап» радиосыннан китеп, Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе җитәкчесе булды.
Балтач кызының радиодан киткәненә ике ай булса да, артистлар һәм шагыйрьләр белән элемтәдә кала, шигырьләр укырга теләүчеләрдән хатлар кабул итә, дип яза Интертат.
Гөлинә 5 ел дәвамында «Китап» радиосында эшләвен һәм аның милләткә кирәклеген ассызыклаган. Яңа вазифасында да иҗатны дәвам итәргә һәм яңа проектлар белән таныштырырга ниятли. Аңа уңышлар телибез!
Нет комментариев