Рамил Шәрапов тамашачыны уйланырга мәҗбүр иткән
Авыл... Шул эскәмия... Тик әби дә юк, бабай да! Мин шунда аңладым: нәсел җепләре өзелә баруын...
Шоумен, юмор остасы Рамил Шәрапов үзенең концертларының берсендә бик тирән мәгънәле, уйландыра торган монолог сөйләгән.
Авыл... Шул эскәмия... Тик әби дә юк, бабай да! Мин шунда аңладым: нәсел җепләре өзелә баруын...
Әллә нинди заманага килеп җиттек, җәмәгать! Хәзер бит туган туганны белми, күрше күршесенә керми, самавырлар күптән чыжылдамый!..
Нишләдек без, җәмәгать?! Без бикләндек! Ишекләр генә түгел, йөрәкләр бикләнде. Әллә нишләдек... Туган туганнан көнләшә, күрше күршесен сата! Шундый заманга килеп җитәрбез дип, кем уйлаган?!
Нәрсә җитми?! Һәрберебездә кыр хәтле йорт, икешәр машина, ә без нишлибез?! Без әби-бабайдан калган нәсел нигезен туганнар арасында талаша-талаша бүләбез... — дигән Рамил Шәрапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев