Ришат Төхвәтуллин күңелсез хәлгә юлыккан
Мине бүген иртән үк ГАИга чакырттылар
Җырчы Ришат Төхвәтуллин Лениногорск якларына гастрольләре вакытында күңелсез хәлгә юлыккан. Бу хакта “Интертат” язган.
Төркемнең автобусын инвалидлар өчен билгеләнгән урынга куйганга, җырчыга ГАИ хезмәткәрләре белән аңлашырга туры килгән. Тәртипне команда егетләре бозган, ә кызарырга Ришатка туры килгән. Бу хакта җырчы үзенең сторисларында сөйләде.
«Хәерле иртә, дуслар! Кичә автобусны егетләр ярамаган урынга куйганр. Мине бүген иртән үк ГАИга чакырттылар. Чөнки машина минем исемдә», – диде ул.
Автобусны штрафстоянкага алып китәргә өлгермәгәннәр, җырчыга штраф түләргә генә туры килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев