Руслан Кираметдинов: «Аркама мең пычак кадагандай булды»
Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов 2021 елда аерылышты. Алар ул һәм кыз үстерәләр иде
Популяр җырчы, автор-башкаручы Руслан Кираметдинов хатыны Ильмира Нәгыймова белән мөнәсәбәтләре халыкка чыгу, «публично» аерылышуларын бик авыр кичерүе хакында сөйләгән, дип яза Интертат.
Бу хакта җырчы «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламовага интервьюсында әйтә.
Блогер Русланнан: «Ильмираның үзара мөнәсәбәтләрегезне социаль челтәрләрдә күрсәтүен ничек кабул иттегез?» – дип кызыксына.
«Бик авыр кичердем. Аркама мең пычак кадаган кебек булды», – ди Руслан Кираметдинов. «Иртәме-соңмы тормыш үзе барысын да тигезләячәк», – дип тә өсти ул.
Искә төшерәбез: Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов 2021 елда аерылышты. Алар ул һәм кыз үстерәләр иде. Балалар хәзер икесе дә әниләре тәрбиясендә. Инде ничә ел узуга карамастан, элекке ир белән хатын арасында бер-берсенә гаеп ташлаулар булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев