Салават Фәтхетдинов: “Бу кызганыч кына түгел, куркыныч…”
Халык артисты Салават Фәтхетдинов оныгы Җәннәт турында сөйләгәндә үзләренең өйләрендә булган кызганыч вакыйга турында искә алган
«Оныгым Җәннәткә 3 яшьләр тирәсе. Ул бисмилласыз авызына ризык та капмый, дип яза Татар-тудей.
Бер кызганыч хәл турында сөйлим әле. Безнең өйдә булган хәл. Бер дустымның оныгы бездә ашаган да, пешерүчедән: «Бик тәмле булган, нәрсә белән пешердегез», дип сораган. «Бисмилла белән пешердек», дип җавап кайтаргач, өйдәгеләреннән бисмилла салып пешерегез дип сораган икән.
Бу кызганыч кына түгел, куркыныч хәл. Бала тәрбиясе белән әти-әни шөгыльләнергә тиеш», — ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев