Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Танылган җырчы элеккеге җырын яңарткан

Җырның хәзер ике варианты бар, кемгә ниндие ошый, шуны тыңлый, ди җырчы

Әлфинә Әзһәмованың яңа, «Ул мине онытмаган» дип аталган җыры чыкты. Дөресрәге, тамашачыларга аның сүзләре бик яхшы таныш. «Онытмаган» хиты беренче тапкыр 2005нче елда яңгырады. Ә бу юлы шул ук сүзләргә яңа көйне җырчының улы Илмир язган, аранжировканы  Гадел Хәмзин ясаган. Бу хакта Шәһри Чаллы яза.

- Улым репертуарымны яңартырга булды. Чөнки мине чакырган күп кенә чараларда тамашачы яшь, биергә ярата, хәтта дискотекаларда да катнашам. Илмир шуларга туры килгән тиз ритмлы көй язып биргәч, бик күп уйладым, шигырьләр сайладым. Тик Гөлсәрвәр язган шушы сүзләрдән дә яхшырагын тапмадым. Алар миңа бик ошый, иҗатым күтәрелеп киткән шул чорларны хәтерләтә.

Шулай итеп бу җырның хәзер ике варианты бар, кемгә ниндие ошый, шуны тыңлый. Миңа да уңайлырак – туйларда аны икешәр тапкыр җырларга сорыйлар, беренчесендә элеккесен башкарырмын, соңыннан, барысы да биергә чыккач - яңасын, - дип уртаклашты Әлфинә ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлфинә Әзһәмова