Зинира һәм Ризат Рамазановларга мактаулы исем биргәннәр
Эстрада йолдызлары

Зинира һәм Ризат Рамазановларга мактаулы исем биргәннәр

Куанычлары белән җырчылар социаль челтәрләрдә уртаклаша.

Гаилә дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановлар Башкортстанның атказанган артистлары булдылар. Мактаулы бүләкне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзе тапшырган.

Куанычлары белән җырчылар социаль челтәрләрдә уртаклаша.

«Рәхмәт тамашачыларыбыз, рәхмәт Башкортстаным! Республика көне белән», – дип язган җырчылар.

Бүләкләү тантанасы Республика көне алдыннан оештырылган.

Чыганак

Фото: социаль челтәр


Нет комментариев