Татарстанда быелдан яңа ярдәм чарасы – фенилкетонурия белән авыручы инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен ай саен бирелә торган акчалата түләү кертелде
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«Бу мәсьәлә озак дәвам итте һәм менә, ниһаять, хәл ителде. Мондый гаиләләргә яшәү минимумының 50 проценты (мөрәҗәгать итү вакытына) түләнә. Бүгенге көндә бу 7 310 сум күләмендә айлык акчалата түләү», – диде ул.
Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә төбәк бюджетыннан башка ярдәм чаралары да күрсәтелә. Алар арасында: даими карауга мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү, шулай ук ата-ананың берсе яки икесе дә инвалид булган һәм (яки) балаларның берсе булса да инвалид булган биш һәм аннан да күбрәк балалы (18 яшькә кадәрге) гаилә әгъзаларына айлык пособие.
Нет комментариев