Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
“Яңа ел ялларын без ничек үтәрдек...”

Куныр мәчетендә ял чарасы оештырылган

Яшь кенә булсалар да, көн-төн хезмәттә булып та алар балалар өчен уңайлы, белемле ял көннәре уздыра алдылар

Быелгы кышкы ялларда Куныр мәчетендә балалар өчен кабаттан дини лагерь оештырылды. Көн дәвамында дини белем алдылар, квест уеннар, кул эшләре белән шөгылләнделәр, физик күнегүләр эшләделәр. Биредә йөрүче балаларга бар мөмкинлекләр тудырылды: күңел күтәренкелеге, иманга якынаю, тәмле ризыклар, яңа дуслар һәм алар белән аралашу.
5 көн дәвамында балалар Коръән сурәләре өйрәнде, ятлады. Лагерьның соңгы көне ярыш белән тәмамланды. Елдагыча балаларга саллы бүләкләр, тәм-том күп әзерләнгән. 
Бу дини лагерьны оештыруга, уздыруга көче кергән һәркемгә Аллаһның рәхмәте булсын. Җирлегебезнең егетләренә зур рәхмәт әйтәсе килә. Яшь кенә булсалар да, көн-төн хезмәттә булыпта алар балалар өчен уңайлы, белемле ял көннәре уздыра алдылар. Калебләре нык булып, Аллаһка тәвәккәл кылып башланган бу изге гамәлләре дәвамлы булсын. Бу лагерьга тотылган чыгымнар аларның барсыныңда хәләл көч белән тапкан маллары. Аллаһым эшләрен уң итсен, ике дөнья бәхетен бирсен, гаилә бөтенлегендә, сәламәт булып безне шулай сөендереп яшәсеннәр. Яшьләребезнең сүзләрен тыңлап, көндәлек мәчеткә килеп, оештыру эшләрен башкарган абыстайларыбызга, лагерь чорында мәчетебездә чисталык, тәртип оештырган, балаларга җылы ризык әзерләгән ханымнарга Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын, ике дөнья бәхетен насыйп итсен, – дип хәбәр итә әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев