Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүлеләр, сак булыгыз!

Районыбызда җәяүлеләр өчен уңайлы тротуарлар эшләнде, җәяүлеләр кичүе дә җитәрлек күләмдә бар, ләкин шуңа да карамастан, юлны тиеш булмаган җирдән чыгучылар әледән-әле очрап тора

Көзнең соңгы ае да тәмамланып килә. Аңа да карамастан, әле җир өстенә кар ятмады. Киресенчә, явып торган яңгырлар юлларда йөрүчеләргә төрле уңайсызлыклар китереп чыгара. Бүген исә без җәяүлеләр хакында сөйләшеп китәрбез. Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елда җәяүлеләргә карата 141 беркетмә төзелгән. 7 җәяүле юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән, кызганыч, ике райондашыбызның гомере өзелгән. 

Районыбызда җәяүлеләр өчен уңайлы тротуарлар эшләнде, җәяүлеләр кичүе дә җитәрлек күләмдә бар, ләкин шуңа да карамастан, юлны тиеш булмаган җирдән чыгучылар әледән-әле очрап тора.   

Тәүлекнең караңгы вакытында яки яңгырлы көннәрдә шоферлар өчен юлларда йөргәндә игътибарлылыкны бермә-бер арттыру сорала. Чөнки җәяүлеләр, бигрәк тә караңгы киемнән дә булсалар, машина килеп җитмичә күренмиләр. Нәтиҗәдә, һәлакәт килеп чыгарга мөмкин һәм инде шоферны гаепләргә алыначаклар. Ә бит җәяүлегә үз гомерен саклап калыр өчен гадәти генә кагыйдәләрне үтәү сорала: юлны тиешле урыннан гына чыгу, чыгар алдыннан автомобильләрнең аңа юл бирүенә инану, юлны аркылы чыкканда капюшонны төшерергә, кулчатырны җыярга, телефоннан сөйләшмәскә, наушник кулланмаска кирәк. Шул ук вакытта һәрберебез дә яктылык кайтаргыч элементлар тагарга, аларны балаларга да тагырга өйрәтергә тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев