Алты яшьлек баланы машина бәрдергән
12 апрельдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, Кукмара бистәсенең Гафиятуллин урамындагы "Кояшкай" балалар бакчасы янында юл фаҗигасе була.
Быелның өч аенда Татарстан юлларында балалар катнашында килеп чыккан 106 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларда ике сабыйның гомере өзелгән, 115е зыян күргән. Җәрәхәтләр алган балаларның 44е - пассажирлар, ә 22се җәяүлеләр.
Җәяүлеләр дә, транспорт руле артына утыручылар да юлларда сак булсыннар иде. Шоферлардан балалар учреждениеләре, мәктәпләр яныннан узганда аеруча игътибарлылык һәм тиешле тизлекне саклау сорала.
Чыганак: kukmor
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев