«Арбор» хуҗалыгында техник күзәтү узды
Юл хәрәкәте иминлеге

«Арбор» хуҗалыгында техник күзәтү узды

Техник күзәтүгә әзерләнүдән механизаторга да бәя биреп була

Машина-тракторларга техник күзәтүләр үткәрүгә хуҗалыклар алдан ук әзерләнә башлыйлар. Әлеге күзәтүгә кадәр механизаторлар техникаларын ремонтлыйлар, сүтәләр, җыялар, юалар, буйыйлар... гомумән, тикшерүгә ялт итеп чыгарып бастыралар.

Тезелеп киткән техникаларның төзеклеген бәяләгән вакытта техник торышы да, коллективларда хезмәт сакланышы да карала һәм бәяләнә.

Техник күзәтүнең чираттагысы кичә «Арбор» хуҗалыгында узды. Техник күзәтүне биредә 19 трактор, 10 прицеп узды.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев