Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында «Автокүпбәйге» үтте. Кемнәр җиңүче дисезме?
Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, автомобиль йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы базасында «Автокүпбәйге» («Автомногоборье») үтте.
Чараның төп максаты - югары уку йортлары студентлары һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү.
Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен һәм автомобиль йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр.
1 урын – Данилов Константин
2 урын – Ярандаев Никита
3 урын – Федоров Александр
Җиңүчеләргә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев