Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында «Автосессия» үтте. Кемнәр җиңүче дисезме? (+фото)
Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, беренче медицина ярдәме күрсәтүләрен һәм автомобиль йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы базасында «Автосессия» үтте.
Чараның төп максаты - югары уку йортлары студентлары һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү.
Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, беренче медицина ярдәме күрсәтүләрен һәм автомобиль йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр.
1 урын – Сәләхов Ислам
2 урын – Гарипов Дәниф
3 урын – Шәмсетдинов Әмир
Барлык катнашучыларга да “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева истәлек бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев