Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Ашыгыч ярдәм машинасы җиңел машинага бәрелгән һәм әйләнеп капланган

Җиңел машина пассажиры да имгәнгән. Зыян күрүчеләр барысы да хастаханәдә.

Казанда ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе светофорның кызыл утына кузгалган һәм «Лада Гранта» автомобиленә бәрелгән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте Маршал Чуйков һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендә булган.

Ашыгыч ярдәм машинасы Яшел Үзәннән 7 номерлы шәһәр хастаханәсенә пациент алып килгән була.

Бәрелешү нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы әйләнеп капланган. 33 яшьлек табиб, 37 яшьлек фельдшер, 79 яшьлек пациент һәм авыруның 76 яшьлек хатыны зыян күргән.

Җиңел машина пассажиры да имгәнгән. Зыян күрүчеләр барысы да хастаханәдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев