Авариядә мотоцикл икегә өзелгән, мотоциклчы һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Авариядә мотоцикл икегә өзелгән, мотоциклчы һәлак булган

Авариянең сәбәпләре тикшерелә

Казанда Горький шоссесында булган авариядә кеше һәлак булган. 

Элегрәк социаль челтәрләрдә Горький шоссесында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәрләр барлыкка килде. Шаһитлар билгеләп үткәнчә, мотоцикл икегә өзелгән.

«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, мотоциклчы һәлак булган. Авариянең сәбәпләре тикшерелә.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


мотоцикл

Нет комментариев