Автоинспекторлар 16 яшьлек машина йөртүчене тоткарлаган
Машинаны штрафстоянкага озатканнар, ә яшүсмергә карата машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган һәм автоинспекторларга буйсынмаган өчен беркетмә төзегәннәр
М7 трассасының 1004нче чакрымында автоинспекторлар 15нче модель «Лада» автомобиленә игътибар иткән, дип яза «Татар-информ».
ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, машина йөртүче борылып Алабуга ягына китеп барган.
Автоинспекторлар, утларын һәм тавыш сигналларын кабызып, аны куа киткән.
Машина йөртүче югары тизлектә куркыныч маневрлар ясый башлаган. Аны туктату өчен инспектор өч тапкыр һавага аткан. Нәтиҗәдә, машина трассадан кырга төшеп киткән.
Ачыкланганча, рульдә 16 яшьлек Алабуга кешесе булган, аның машина йөртү таныклыгы да, башка документлары да булмаган. Автомобиль үзе дә тиешенчә теркәлмәгән һәм иминиятләштерелмәгән.
Машинаны штрафстоянкага җибәргәннәр, ә яшүсмергә карата машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган һәм автоинспекторларга буйсынмаган өчен беркетмәләр төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев