Авыр габаритлар өчен штрафлар артты
Штраф 250 мең сумнан 375 мең сумга кадәр арткан...
– Республикабызның региональ һәм муниципаль-ара әһәмияттәге автомобиль юлларының саклануын тәэмин итү максатыннан, 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча «авыр габаритлы» транспорт чараларына кагыйдә бозган өчен штрафлар шактый артты, – дип белдерә «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева.
Мәсәлән, йөк машиналарына тиешле габаритларын 10-20 сантиметрга арттырган өчен яки рөхсәт ителгән йөкләнеш массасын 10-20 процентка арттырган өчен штраф 250 мең сумнан 375 мең сумга кадәр арткан. Шул ук габаритларны 20-50 сантиметрга яки 20-50 процентка арттыру штраф бәясен 350 мең сумнан 525 мең сумга кадәр, ә йөкләнеш массасын 50 проценттан артыгракка арттыру 400 мең сумнан 600 мең сумга кадәр арттырган.
Әлеге штрафлар юктан гына арттырылмый. Кирәгеннән күпкә артык йөк төягән транспорт чаралары юлларның эксплуатация күрсәткечләренә нык зыян сала. Юл япмасы өслеге бозыла, ярыклар, юл хәрәкәте иминлегенә начар йогынты ясый торган колея һәм чокырлар барлыкка килә, алар үз чиратында башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминле-генә куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев