Укучылар барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркынычсыз юллар теләделәр
15нче ноябрьдә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненең төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын юлларда куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем һәм җәрәхәтләнү очракларын кисәтү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның, шул исәптән мәктәп укучыларының да үз-үзен юлда тоту культурасын күтәрү дә булып тора. Бу дата — иң элек, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юлның чиксез игътибар һәм саклык таләп итүен искә төшерү.
Юл-транспорт һәлакәтенең корбаннары олылар гына түгел, балалар да булуын белеп, Балтачта әлеге көнгә багышланган чара узды. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Марсель Зарипов, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач филиалы җитәкчесе Лилия Һадиева Балтач мәктәбе укучылары белән берлектә плакатлар белән тере инсталляция төзеп, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турындагы чакыру белән юлларга чыктылар. Алар барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркынычсыз юллар теләделәр.
Нет комментариев