Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтач үзәгендә бер сәгать эчендә ике авария (фото)

Балтачның үзәк урамында шушы сәгатьләрдә ике авария булды.

Элеккеге автовокзал каршында 6 модель жигули белән "ундүртле" бәрелеште. Норма ягыннан килүче "6лы" машина хуҗасы тоташ юл сызыгын кисеп, автовокзалга борылып керергә уйлаган. Ниятен тормышка ашырган вакытта каршы як полосадан хәрәкәт итүче "ундүртле"гә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике машанага да шактый гына зыян килгән.

Ашыгу, игътибарсызлык нәтиҗәсендә шундый ук авария ярты сәгать кенә иртәрәк үзәктә теркәлгән иде. Китапханә янындагы машиналар туктый торган урыннан кузгалучы машина үзәккә таба хәрәкәт итүчесенә чигереп чыкканда бәрелә. Бәхеткә йөртүчеләре зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250