Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачныӊ Нариман урамы хәтәр була башлады (фото)

Бистәнеӊ Нариман урамы машина хәрәкәте иӊ күп булганнарныӊ берседер, мөгәен. Шунлыктан хәрәкәт иткәндә аеруча сак булырга кирәклеген һәрбер кеше белә. Бу урам буенча 2 балалар бакчасы урнашуын исәпкә алганда, ул тирәдә тизлекне 20-30 км. белән чикләсәӊ дә тәмамга туры киләдер.

Менә бүген дә кичке 4ләр тирәсендә шушы урамныӊ зират башында юл-транспорт хәлакәте булды. Автосервис янында, урамныӊ каршы ягында туктап торган чит ил машинасына «ВАЗ-2114» машинасы килеп бәрелә. Бәхеткә, тән җәрәхәтләре алучылар юк иде, бугай. Безгә кадәр бу турыдан үтүчеләр, бу авариядә 3 машина катнашкан иде, дип хәбәр иттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләреннән белешеп, бу турыда җентекләбрәк хәбәр бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250