Балтачта "Тоннель" операциясе узачак. Кайчан?
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта "Тоннель" операциясе узачак. Кайчан?

Иртәгә, ягъни 24 июньдә ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә юллардагы иминлекне тәэмин итү, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү - «Тоннель»операциясе узачак.

Хезмәткәрләр барлык машиналарны да туктаталар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын (исерек яки хокуксыз автомобиль белән идарә итү, куркынычсызлык каешларын эләктермәү, баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр һ.б.) тикшерәләр.

Район ЮХИДИ бүлеге


Нет комментариев