Балтачлылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында «Халык инспекторы» кушымтасы аша хәбәр итә һәм акчалата бүләкләр ала алалар
Әгәр дә Сез хокук бозу шаһиты булсагыз, аның турында «Халык инспекторы» кушымтасы аша хәбәр итегез
Тормышның барлык өлкәләренә цифрлы технологияләр үтеп керә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту да моннан читтә калмый.
Татарстан Республикасында берничә ел инде эксперимент рәвешендә «Халык инспекторы» системасы эшли. Ул гади гражданнарга юлларда тәртип урнаштыруда катнашырга мөмкинлек бирә, ә 2025 елдан бу эш өчен матди бүләк алу мөмкинлеге дә туды.
Балтач районы юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Искәндәр Мөбарәкшин хәбәр итүенчә, хәзер «Халык инспекторы» кушымтасын һәркем үзенең телефонына урнаштыра ала. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм территорияне төзекләндерү турында хәбәр итү мөмкинлеге бирә. Кушымта мәгълүматны автомат рәвештә ЮХИДИга юллаячак.
«Халык инспекторлары» барыннан да ешрак нәрсә өчен штраф сала?
- Түләүләр каралган иң популяр категорияләр:
- Светофорның кызыл сигналына үтү.
- Стоп-линиядән чыгу.
- Җәяүлеләргә өстенлек бирмәү.
Кушымтада хокук бозуларның 21 категориясе бар, шуларның җидесе түләүле. Иң югары бүләкләү — 1 440 сум — тыелган урыннарда каршы як полосага чыгуны видеога теркәгән өчен алырга мөмкин.
Үлем статистикасы: ни өчен бу мөһим
Гражданнар контроле кирәклеге борчулы саннар белән раслана. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, 2026 ел башыннан республикада 228 юл-транспорт һәлакәте булган, аларның һәр бишенчесе үлемгә китергән.
«Каршы як полосага» чыгу аеруча куркыныч: шул сәбәпле 31 авария булган. 8 февральдә Биектау һәм Чистай районнарында шундый бәрелешләрдә дүрт кеше һәлак булган.
Сервис ничек эшли?
«Халык инспекторы» кушымтасын RuStore, Google Play, App Store программалары аша урнаштырып була. Кулланучы хокук бозуларны кушымта аша туп-туры видеога төшерә. Система автомат рәвештә вакытны һәм координаталарны терки. Дәүләт автоинспекциясе тикшергәннән һәм хокук бозу расланганнан соң мөрәҗәгать итүчегә түләү күчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев