Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачның 1 номерлы балалар бакчасында “Әти-әниләр - машина йөртүчеләр” дигән чара узды

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп сез үзегезне генә түгел, ә башкаларның да иминлеген кайгыртасыз

Соңгы елларда республикабыз юлларында машиналар хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү исә, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә.

 Бүген бистәбезнең 1 номерлы балалар бакчасында әти-әниләр, балалар, ЮХИДИ инспекторлары һәм алдынгылар хәрәкәте катнашында “Әти-әниләр  - машина йөртүчеләр” дигән исем астында  зур чара булып узды. Әти-әниләр командаларга бүленеп төрле биремнәр  чиштеләр, яңа төрле юл билгеләре уйлап чыгардылар, балалар белән берлектә табышмакларга җавап эзләделәр,  инспекторларга үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.

«Юл хәрәкәте иминлеге» идарәсе җитәкчесе Лилия Һадиева  әти-әниләргә, балаларга  юлда сак йөрү буенча аңлату эшен алып барды, үзенең чыгышында: “Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти- әнисез, ә ата- аналар газиз баласын югалтмасын иде, бигрәк тә хәзерге заманга кагылышлы булган скутерларда, велосипедларда,  мотоциклда, мопедта зур юлларга чыгып йөрү  аянычлы тәмамланырга мөмкин, монда ин беренче техниканы сатып алган әти-әни җаваплы”, - дип чаң сукты һәм аянычлы хәлләрдән мисаллар китерде.  Тәүлекнең  караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар кулланырга киңәш итте.

Гаиләдә әтиләрнең роле бәясез һәм чарага  әтиләрнең күп килүе, бала өчен үзләрен җаваплы тотулары сөендерде. Балаларыбыз әти терәген тоеп, рәхәт балачакта үссен, юлларда сак һәм исән-имин йөрергә язсын иде барыбызга да. Менә шулай бергәләп, көч куеп эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы полиция майоры Владислав Юрьевич бүгенге эшкә йомгак ясады.

Һәм чараның иң күңелле мизгеле булып, актив катнашучыларга бүләк тапшыру  булды.  Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп сез үзегезне генә түгел, ә башкаларның да иминлеген кайгыртасыз.

Вәлиуллина Ф.Н.
Әхмәтҗанова Л.Д.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев