Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачның беренче номерлы бакча балалары өчен мавыктыргыч мастер-класс уздырганнар

Чараның максаты – балаларда тәүлекнең караңгы вакытында юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен булдыру, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын популярлаштыру

Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында Балтач бистәсенең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә Буратино белән берлектә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар) ясау буенча мавыктыргыч һәм бик мөһим мастер-класс үткәрелде.

Чараның максаты – балаларда тәүлекнең караңгы вакытында юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен булдыру, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын популярлаштыру.

Буратино балалар белән ни өчен юлда эңгер-меңгердә һәм караңгыда җәяүленең машина йөртүчегә бөтенләй күренмәве турында сөйләште. Балалар күрсәтмә материаллар ярдәмендә автомобиль фараларының гадәти яктысы фликерның махсус өслегенә эләгеп, машина йөртүчегә кире әйләнеп кайтуын, җәяүлене якты һәм юлда күренеп торуын белделәр. Балалар зур энтузиазм белән үзләренең яктылык кайтаручыларын булдыруга керештеләр, дип хәбәр итә тәрбиячеләр Фәридә Вәлиуллина һәм Гөлнара Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев