Балтачта автоледиларны котладылар
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта автоледиларны котладылар

Бәйрәмебез котлы булсын!

Бүген бистәбездә район ЮХИДИ инспекторы Владислав Волков, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева, Балтач гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» һәм яшь инспекторлары Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, районыбыз автоледиларын котлап, чәчкәләр бүләк иттеләр.

Әлбәттә, инспекторның туктарга кушканын күреп, каушаган, борчылган автоледилар да булды, ләкин чәчәкләр белән котларга туктатканнарын белгәч, һәркайсының йөзендә елмаю балкыды. Владислав Волков һәрбер автоледига юл кагыйдәләрен саклап, юлларда исән-сау йөрүләрен теләде. Без дә бу теләкләргә кушылабыз. Бәйрәмебез котлы булсын!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев